news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гаилә» мәчетендә ислам нигезләре курслары укытучылары өчен ачык семинар узачак

Семинарны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үткәрә.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Казанның «Гаилә» мәчетендә ислам нигезләре курслары укытучылары өчен ачык семинар узачак. Чара 27 декабрьдә үтә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына мәчеттән.

Семинарны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үткәрә. Ул әхлак темасын кузгатып, «Гаилә» мәчете генә түгел, башка мөселман гыйбадәтханәләре каршында эшләп килгән курсларның укытучылары, шулай ук аларның укучыларының сорауларына җавап бирәчәк.

«Кешеләр дини белем алырга тели. Бүген республикадагы барлык мәчетләрдә дә мондый мөмкинлек бар», – дип искәртте мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Быел әлеге курсларда берничә йөз кеше белемен арттырды, казанлылар арасында алар бик тә популяр, диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot