news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гаилә» мәчетендә гашыйклар көне — 14 февральдә гаилә дәресләре башланачак

Имам-хатыйб Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу датаны сайлаган өчен тәнкыйть ишетергә әзер булуын әйтте.

«Гаилә» мәчетендә гашыйклар көне — 14 февральдә гаилә дәресләре башланачак
Солтан Исхаков

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин гашыйклар көне — 14 февральдә мәчеттә гаилә дәресләре башланачагын әйтте. Дәресләр рус телендә барачак.

«14 февральдән „Гаилә дәресләре“ дип аталган вәгазь сөйләү курслары була. Анда теләгән һәр кеше килә ала. Намаз укырга өйрәтәбез, гаиләдә булган проблемаларга вәгазьләр сөйлибез. Яулыклар, намазлыклар — барысы да үзебездә бар. Бу дата махсус сайланмады. Ләкин бу датаны сайлаган өчен без тәнкыйть ишетергә әзер», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

«Безне 14 февраль датасын сайлаган өчен кайберәүләр орышыр. Мәхәббәт көне, дип әйтәләр. Җәмәгать, бездә көн саен ир белән хатын арасында мәхәббәт көне булырга тиеш. Мөмкинлек бар икән, ир хатынына көненә бер бүләк бирсен. Мөмкинлек бар икән, хатыны иренә елмайсын. Хатын-кыз ирен елмаеп, бер-ике матур сүз әйтеп каршы ала икән, безгә башка бернәрсә дә кирәкми», — диде хәзрәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot