news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гаилә» мәчете «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе игълан итте

Һәрбер мөселман кешесе үз акылында чагында васыятнамә язып калдырырга тиеш, ди оештыручылар.

«Гаилә» мәчете «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе игълан итте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан «Гаилә» мәчете «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе игълан итте. Бу турыда мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

Бәйгегә эшләрне 16 февральгә кадәр кабул итәләр.

Шәхсән үзегезнең (әбиегез язып калдырганны түгел) татар телендә васыятьнамәләрегезне (чәчмә рәвештә дә, шигъри формада да язарга була) «Гаилә» мәчетенә алып килә аласыз (Казан, Җ.Фәйзи, 2), я электрон почтага юлларга була: gailya.mechet@gmail.com.

«Нәрсә ул васыятьнамә? Бездән соң гомер итәчәк, нәселебезне дәвам иттерәчәк буыннарга әйтеп калдырасы нәсыйхәтебез. Балаларыбызга, оныкларыбызга, аларның дәвамчыларына, безнең күрмәячәк буыннарга әйтер сүзебез. Аны һәрбер мөселман кешесе үз акылында чагында язып калдырырга тиеш.

Бу конкурсны да шул ният белән инде икенче тапкыр уздырабыз. Васыятьнамәнең нәрсә икәнен аңлату, аны язу үрнәкләрен күрсәтү өчен. Үзегезне сынап карагыз», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100