news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гаилә» мәчете Рамазан аена багышланган шигырьләр язу бәйгесендә катнашырга чакыра

Конкурска нәтиҗә 10 май көнне ясалачак.

«Гаилә» мәчете Рамазан аена багышланган шигырьләр язу бәйгесендә катнашырга чакыра
Владимир Васильев

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Гаилә» мәчете республика халкын Рамазан ае турында шигырьләр язу бәйгесендә катнашырга чакыра.

«Бәйгене быел беренче тапкыр үткәрәбез. Изге Рамазан аенда: „Нигә Инстаграмда шигырьләр бәйгесе үткәрмәскә икән?“ — дигән сорау туды. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тәкъдимне хуплады. Бүгенге көнгә Башкортстаннан, Арча, Тәтеш һәм башка районнардан 6 шигырь килеп иреште. Катнашучылар төрле яшьтә», — диде мәчетнең матбугат үзәге хезмәткәре Люзия Шәмсиева.

Шигырьләр язу бәйгесе 10 майга кадәр дәвам итәчәк.

«Рамазан — иң саваплы айларның берсе. Рамазан аенда Коръән иңдерелгән. Шуңа да бүләкләребез Коръән белән бәйле. Беренче урынга электрон Коръән-каләм, икенчегә — Коръәнне гарәп, рус һәм башка телләрдә укый торган лампа, өченче урынга гарәп телендә Коръән бүләк итәчәкбез», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бәйгедә катнашыр өчен Рамазан ае турында татар яки рус телендә шигырь язарга, #рамазангаиля хештегы белән шигырьне Инстаграм битенә урнаштырырга кирәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100