news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Гаилә" мәчете Корбанда "Гаилә бәйрәме"нә чакыра

Чараны оештыруда ярдәм итәргә теләүчеләр мәчеткә мөрәҗәгать итә ала.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Казандагы "Гаилә" мәчете быел да Корбан Гаете уңаеннан, "Гаилә бәйрәме" оештырачак. Бу хакта мәчетнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
"Һәр ике гаеттә дә мәчетебез ишегалдында “Гаилә бәйрәме” оештырабыз. Быел ул икенде намазыннан соң, 17 сәгатьтә башланачак. Шушы көннәрдә бәйрәмнең программасын килештереп бетерәбез. Әлеге чарада ярдәм итәргә теләгегез булса – рәхим итеп языгыз, шалтыратыгыз. Фикер-тәкъдимнәрегезне дә көтеп калабыз. Бергә-бергә дин-исламыбызны күтәрик", диелә хәбәрдә. 
 
  • Быел бәйрәм 21 августка туры килә. Гает намазы иртәнге биштә укылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot