news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Гаилә" мәчете Ислам дине буенча курслар оештыра

Курслар сентябрь ахыры – октябрь башында башланачак.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Казандагы "Гаилә" мәчете Ислам дине нигезләре буенча курсларга чакыра. Укыту Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланылган программа нигезендә алып барылачак. Бу хакта мәчетнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен укулар аерым оештырыла. Мәктәп яшендәге балалар өчен төркем туплау күздә тотыла. Дәресләр эш һәм ял көннәрендә иртән, көндез һәм кич узар дип көтелә.  Шуңа да Ислам дине нигезләренә төшенергә теләүчеләр үзләренә җайлы вакытны сайлый алачак. 
 
Курслар сентябрь ахыры – октябрь башында башланачак. Язылу өчен мәчет вахтасында анкета тутыру кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot