news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Гаилә” мәчете бүгеннән “Әбием догалары” флешмобын башлап җибәрде

Флешмобта катнашу өчен, әби-бабай, әти-әни, берәр өлкән туганыгызның дога кылуын, Коръән сүрәләрен укуын видеога төшерергә кирәк.

“Гаилә” мәчете бүгеннән “Әбием догалары” флешмобын башлап җибәрде
Салават Камалетдинов, gailya.ru

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). 1нче августтан “Гаилә” мәчете “Әбием догалары” флешмобын башлап җибәрә.  Акция 1нче октябрь – Өлкәннәр көненә багышлана. Бу хакта "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итте.

"Флешмобта катнашу өчен,  әби-бабагызның, әти-әниегезнең, берәр өлкән туганыгызның дога кылуын, Коръән сүрәләрен укуын видеога төшерергә кирәк. Аны үзегезнең Instagram’дагы аккаунтыгызга урнаштырасыз һәм #әбиемдогалары яисә #дога хэштегы белән тамгалап куясыз", - дип аңлатты хәзрәт.

"Флешмобның максаты булып, беренчедән, өлкәннәрне искә алу тора. Безне һәрвакыт сагынып көтеп торучы әбиләребезне, бабайларыбызны, әтиләребезне, әниләребезне онытмадыкмы? Тормыш ыгы-зыгысына бирелеп, хәлләрен белешеп кайтуны әллә ничә айга сузмадыкмы? Күчтәнәч алыйк, кайтыйк, булышып килик. Хәер-фатихаларын алыйк”, - диелгән хәзрәтнең мөрәҗәгатендә.

Икенче максат – доганың дәрәҗәсен искә төшерү. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә әйтә: “Мине искә алыгыз, Мин сезне искә алырмын”, – ди. Адәм баласы барысын да үзем булдырам, дип ялгыша. Раббыбыздан сорарга онытмыйк. Догада булыйк.

Һәм тагын бер максат – мәрхүмнәрне искә алу. Бүген арабызда булмаган әби-бабайларыбызның догаларын видеога төшереп калдырырга өлгерәбеме икән – шул язмаларны да аккаунтка урнаштырырга була.   

Флешмобка йомгак 1нче октябрьгә - Өлкәннәр көненә туры китереп, “Гаилә” мәчетендә ясалачак. Акциядә катнашучыларны Коръән ашына җыю ниятләнә. "Әлхәмдүлилләһ, узган ел шундый ук чарада Татарстанның төрле районнарында яшәүче өлкәннәр бер табын янына җыелды. Быел да Коръән укып, исәннәргә саулык-сәламәтлек теләп, мәрхүмнәрнең рухына дога кылып, матур бер мәҗлес оештыру нияте карала", диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

  • Instagram’да аккаунты булмаган кешеләр видеоларны “Гаилә” мәчетенең ”Вконтакте” (vk.com/mechetgailya), “Фейсбук” (facebook.com/gailya.mechet) социаль челтәрләрендәге аккаунтларына җибәрә ала. Электрон почтага да юллау мөмкинлеге бар: gailya.mechet@gmail.com. Видеога төшерелгән кеше турында кыска гына мәгълүмат язу да сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100