news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаиләләрнең 90 проценттан артыгы ана капиталын торакны яхшыртуга тота

2019 елның алты аенда Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе ана капиталына 10 меңнән артык дәүләт сертификаты тапшырган.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Вероника Ваганова). Агымдагы елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды ана капиталына 10 меңнән артык сертификат биргән һәм акчаларны куллану өчен 13 мең гаризаны хуплаган. Аларның күпчелеге ана капиталын торакны яхшырту өчен сарыф итә. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова сөйләде.

“Ана капиталын куллану өчен кабул ителгән гаризаларның күбесе торак шартларын яхшырту өчен язылган. Алар гомуми күләмнең 90 процентын алып тора”, - диде спикер.

Ул март аенда торак шартларын яхшырту өчен акча бирү механизмын камилләштерүгә юнәлдерелгән яңа закон кабул ителүен искә төшерде. Иң мөһим үзгәреш ана капиталы акчасына сатып алына торган торакларның торышын контрольдә тотуны көчәйтү буенча булган.

“Торак йортларның яшәргә яраклы булуын ачыклау өчен Пенсия фондының вәкаләтләре билгеләнде. Шул рәвешле, әгәр торак яшәргә яраксыз, авария хәлендә, сүтелергә тиеш дип табыла икән, бу гаризаны хуплаудан баш тарту өчен законлы нигез булып тора”, - диде Гөлсинә Сабирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100