Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гаилә кору – җаваплы эш
Ел башыннан законлы никахларын теркәүчеләрнең саны 329га җиткән
(Мамадыш, 14 декабрь, “Татар-информ”, Миңневәрис Мингалиев). Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның ноябрь аенда 26 гаилә төзелгән. Ел башыннан законлы никахларын теркәүчеләрнең саны 329га җиткән. Узган елның шушы чорыннан бу күрсәткеч 55 кә артыграк. Күптән түгел быелның иң өлкән “яшь” пары – 70 яшьтән узганнар өйләнешкән. Кайберәүләр яңа ел каршылауны туй мәҗлесе белән берләштерәчәк – 31 декабрь көненә 3 парның язылышу тантанасы билгеләнгән. Монысы, бәлки, киләсе елның кәбисә ел булуы белән бәйледер. Хәер, мондый ваклыкларга кемнәрдер бөтенләй игътибар итмәскә дә мөмкин. Яшьләр арасында 2012 елның беренче атнасында ук туй ясарга җыенучылар да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз