news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасына үзгәрешләр кертелде

Программа «Демография» илкүләм проекты составында «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президентының «Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы шартларын яхшырту буенча күрсәтмәләрен үтәү максатыннан, аны гамәлгә ашыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

«Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык=төлек министрлыгы хәбәр итте.

Ул «Демография» илкүләм проекты составында «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү» федераль проекты кысаларында, балалы Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатларында оештырыла.

Үзгәрешләр үз көченә керде һәм аларда түбәндәгеләр күздә тотыла:

  • 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләр тарафыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр Программа кысаларында ташламалы торак ипотекасы кредитлары алу мөмкинлеге;
  • Программа кысаларында Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә шәхси торак йорт төзүгә яисә Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлеген сатып алуга һәм анда шәхси торак йорт төзүгә, юридик заттан яисә шәхси эшкуардан Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә шәхси торак йорт сатып алуга 2021 елның 1 апреленнән бирелгән кредитларны алу мөмкинлеге.

 Халыкның финанс белемен арттыру турында актуаль мәгълүматны түбәндәге сылтамалар буенча табарга мөмкин:

news_right_1
news_right_2
news_bot