news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча ил комитеты республика эшен югары бәяли

Комитет рәисенең беренче урынбасары Ольга Окунева Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендәге мөмкинлекләрдән канәгать калуларын әйтте.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Дәүләт Советында Россия Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитетының түгәрәк өстәл утырышы уза. Ул “Төбәктә демографик сәясәт һәм Татарстан Республикасында балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын арттыру” темасына багышланган.

Комитет рәисенең беренче урынбасары Ольга Окунева утырыш алдыннан Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашканнарын әйтте. “Комитет республикада башкарыла торган эшне югары бәяли”, - дип ул Татарстанда шушы утырышны оештыруда булышучыларга рәхмәтен җиткерде.

Ольга Окунева кичә Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә барганнарын билгеләп үтеп, андагы мөмкинлекләрдән бик канәгать калуларын әйтте. Шулай ук, чит телләр буенча тирәнтен белем бирүче 165 нче мәктәптә булуларын искәртте. “Бу - файдалы һәм яхшы тәҗрибә булды”, - ди ул.

“Россиядә демография сәясәте буенча вазгыятьне яхшы беләбез. Безнең ил күпмилләтле, һәр төбәкнең үз үзенчәлеге, үз мөмкинлекләре бар. Демография сәясәте белән бәйле сораулар буенча һәрвакыт бар җирдә дә бертөрле шартлар булмый, әмма сез үзегез дә белеп эшлисез”, - дип белдерде Ольга Окунева кереш сүзендә. Депутат Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен билгеләп узды.

Ул күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә балалар мәнфәгатьләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча совет утырышы узганын искәртте. “Безнең өчен демография өлкәсендә дәүләт сәясәтен үзгәртү буенча Президент инициативалары яңгырады. Без комитетта ана капиталын озайту мәсьәләләре турында сөйләштек. Экспертлар, аналитиклардан да төрле позицияләр яңгырады. Президент ана капиталы 2021 ел азагына кадәр озайтылуы турында әйткәч, бик сөендек. Безнең комитетның башка тәкъдимнәре дә бар. Без ана капиталы индексациясе булырга тиеш дип әйтәбез. Бу юнәлештә Хөкүмәт белән эшлибез. Фракцияләр белән дә эш бара”, - дип билгеләп узды Ольга Окунева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100