news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаилә әгъзасын беренче тапкыр кыйнау өчен каралган җинаять җаваплылыгы гамәлдән чыгарылды

Закон проекты буенча, гаиләдә кыйнау очрагы беренче тапкыр булганда, ул административ хокук бозу дип каралачак.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Дәүләт Думасы бүген өченче укылышта гаиләдә кыйнаулар очрагы беренче тапкыр теркәлгәндә, аны җинаять дип түгел, ә административ хокук бозуга кертеп карау турында закон проекты кабул итте. Икенче һәм аннан соңгы очракларда ул җинаять дип танылачак. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

“Кыйнаулар” дип закон сәламәтлеккә зур зыян китермәгән, физик авыртуны күздә тота. Сүз кара янган урыннар һәм тырналган яралар турында бара, сәламәтлеккә зыян килгән очраклар җинаять дип табылачак.

Закон проекты буенча, гаиләдә кыйнау очрагы беренче тапкыр булганда, ул административ хокук бозу дип каралачак. Көч куллану кабатланса, кеше җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Хәзерге вакытта гаилә әгъзалары булмаган кешеләрне кыйнау беренче тапкыр теркәлгән очракта, ул административ хокук бозу, ә гаиләдә булган очракта җинаять дип квалификацияләнә иде. Бу төзәтмәләр Дәүләт Думасы тарафыннан быел җәй көне кабул ителде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100