news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Гаилә фотохроникасы” акциясендә Казан беренчелекне алды – Фәридә Хуҗина

2015 елда исә, “Гаилә фотохроникасы” акциясе кысаларында, Татарстан 50 төбәк арасында беренче урынга чыккан иде.

(Казан, 14 апрель,  “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанда Бөек Ватан сугышы тарихы музеенда “Гаилә фотохроникасы” акциясенә багышланган чара узды. Анда Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстандагы “Эшлекле Россия” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәридә Хуҗина, Ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков, Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, мәктәп укучылары һәм ветераннар катнашты.

"Гаилә фотохроникасы” акциясе Россиядә 2010 елда старт ала. Татарстан исә аңа ике ел элек кушыла. Эшне башлауда Казанның Азино микрорайоны һәм Совет районы Ветераннар советлары зур көч куя.

"Без дә  үз чиратыбызда моны күтәреп алдык, тарихта тирән эз калдырган әлеге чорның бер генә көне дә югалырга тиеш түгел. Эшне башлаганда тиз арада  уңышка ирешербез дип уйламаган да идек. 2015 елда “Гаилә фотохроникасы” акциясе кысаларында, Татарстан 50 төбәк арасында беренче урынны алды.  2016 елда исә Казан шәһәре Россиянең барлык муниципаль берәмлекләре арасында беренче урынга чыкты, – диде Фәридә Хуҗина. 
 
Бүгеннән башлап,  сугыш чорының ике мең фотодан торган цифрлы күчермәсе Татарстанның Милли музеенда да сакланачак. Чара барышында Ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков һәм музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова килешүгә кул куйды. 
 
Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева әлеге акциянең зур социаль мөһимлеген билгеләп үтте һәм республика халкын, мәктәп укучылары һәм студентларны анда актив катнашырга чакырды. "Проект буш җирлектә генә барлыкка килмәгән. Безнең илдә сугыш кагылмаган гаилә юк. Шул тарихи хәтерне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру безнең бурыч. Марат Шәһитов башлаган инициатива Татарстанның һәр почмагында яклау табар", - диде ул. 
 
Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова Бөек Ватан сугышына багышлаган виртуаль координатлар пунктының һәр районда булдырылуын да өстәде. Спас районы әлеге эштә иң беренче урында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100