news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаиләдә туган тел сакланса, халык үз Ватанында яшәмәсә дә исән кала ала – М.Хухунашвили

“Гаиләдә тел мохитен булдыру әһәмиятле, дип уйлыйм”, - ди Халыклар Ассамблеясе советы рәисе урынбасары.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан халыклары Ассамблеясе советы рәисе урынбасары Майя Хухунашвили туган телне беренче чиратта гаиләдә саклап калу мөһим, дип саный. Моңа мисал китереп, ул "Татар-информ" хәбәрчесенә: “Оныгым туган көннән башлап, аның белән бер дә русча сөйләшкәнем юк, грузинча гына сөйләшәм”, - диде.

“Туган тел нәкъ менә гаиләдә саклана. Әгәр гаиләдә туган телдә сөйләшмәсәләр, бала туган телдә җитәрлек мәгълүмат ишетә алмый. Ана баласы белән нинди телдә сөйләшсә, шул тел бала өчен туган тел булып чыга, чөнки ул туган көненнән башлап, анасының шул телдә әйткән сүзләрен ишетә. Ана сөте, ана тавышы белән шул тел баланың күңеленә кереп кала. Шуңа күрә мин телне беренче чиратта гаиләдә саклау мөһим, аннары гына - җәмгыятьтә, белем бирү, мәдәни учреждениеләрдә, дип саныйм. Мин гаиләдә тел мохитен булдыру әһәмиятле, дип уйлыйм”, - ди Майя Хухунашвили.

Аның фикеренчә, хәтта тарихи Ватаныннан еракта да кешеләр гаиләләре аша милли үзенчәлеген саклый ала. “Без бит халыкны саклау өчен иң мөһиме - телне саклау дибез. Ассириецларның, мәсәлән, ватаннары да юк, алар күп еллар элек дәүләтчелеген югалткан, әмма алар, телләрен саклап калып, барыбер халык булып исәпләнә. Бу яхшы мисал, дип саныйм. Чегәннәрнең дә дәүләте юк, алар - кабиләле халык. Чегәннәр кайда гына яшәми, әмма аларда милли үзенчәлекне тел аша саклап калуны анык аңлау бар”, - дип аңлатты әңгәмәдәш.

Майя Хухунашвили үз гаиләсеннән мисал китерде. “Безнең гаиләдә мин өйдә башлыча грузин телендә сөйләшергә тырыштым, дөрес, хәзер кайчак рус теленә дә күчәбез. Балаларымның өчесе дә рус телен дә, грузин телен дә белә. Минем Надежда исемле оныгым туды, бүген аңа 10 ай: туган көненнән башлап, мин әле аның белән беркайчан да русча сөйләшкәнем юк, гәрчә аларның катнаш никах – әнисе - грузин, әтисе - рус. Әмма мин аның белән грузинча гына сөйләшәм, ул әле миннән бер рус сүзе дә ишетмәде. Мин инде аның, үсә төшкәч тә, минем белән грузинча гына сөйләшеп булуын аңлавын телим. Мин аңа бик күп балалар җырларын җырлыйм. Интернетта балалар өчен грузин каналына керәм, яңа грузин җырларын өйрәнәм, анда минем балачакта җырланган җырлар да, яңа аранжировкада тәкъдим ителә. Мин аңа шушы грузин җырлары, көйләре таныш, якын булуын телим", - дип сөйләде ул.

Майя Хухунашвили фикеренчә, телнең кадере әби-бабайлардан, әти-әниләрдән күчүе мөһим. Гаиләдә бу бәйләнеш өзелмәсә, халык үз Ватанында яшәмәсә дә исән кала ала. "Финляндия татарлары да чиста татар телен саклап калган, диләр бит, чөнки алар читкә китсәләр дә, телне саклап, хөрмәтләп яшәгәннәр. Шуңа күрә мин гаилә беренче урында, дип саныйм”, - дип белдерде Майя Хухунашвили.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100