news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Гаиләдәге инквизиция”: Балага узганнан соң укылган никах сөннәт түгел

Закир Шәрипов еш кына яшьләрнең алданып, кияүгә чыгуларына яки өйләнүләренә басым ясады.

“Гаиләдәге инквизиция”: Балага узганнан соң укылган никах сөннәт түгел
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). ТР Фәннәр Академиясенең кече фәнни хезмәткәре Закир Шәрипов “Гаиләдәге инквизиция: балага көчләп тагылган тәкъвалык” дигән лекториясендә яшьләрнең еш кына балага узганнан соң, алданып кияүгә чыгуларын телгә алды һәм никахның сөннәтле булырга тиешлеге турында сөйләде. 

“Эмоцияләргә бирелеп кенә өйләнешергә ярамый. Беренче чиратта, парыңның дингә, ата-анасына булган мөнәсәбәтен, белемен, максатчан булуын белү зарур”, - диде ул.

Ислам белгече хатын-кыз һәм ир-ат җенси мөнәсәбәттән тыш, киләчәкне дә кайгыртырга тиешлеген искәртте. “Бу кеше минем баламның атасы яки анасы дип карарга кирәк. Без аның белән бергәләп баланы аякка бастырачакбыз, тәрбия һәм белем бирәчәкбез һ.б.”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. 

Ислам белгече баланың ике зур хокукын атап үтте. “Баланың беренче хокукы – әнисенең сөннәтле никахта булган вакытта балага узган булуында. Икенче хокукы – бер-берсенә хыянәт итмәгән ата-анадан тууында. Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәр дә үзенең никахлы гаиләдән тууыннан әйтеп килә”, - диде Закир Шәрипов.

news_right_1
news_right_2
news_bot