news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаиләдә өченче бала туган очракта ипотека бурычы киметелергә мөмкин

Өченче һәм аннан да күбрәк бала табучыларга стимул бирү зарур, дип саный төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Минь.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Россия төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень балалы гаиләләр өчен ипотека түләүләрен киметергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта ул гаиләгә ярдәм итү буенча дәүләт сәясәтен формалаштырганда, бигрәк тә өченче бала туган гаиләләргә басым ясау зарур, дип белдерә. Бу хакта "Российская газета" яза.

Мень белдергәнчә, әгәр гаиләдә ике генә генә бала туа икән, бу ил өчен берни түгел, халык саны артсын өчен ким дигәндә өч бала туу кирәк. Хәзер өченче һәм аннан да күбрәк бала табучыларга стимул бирү зарур. "Бу хакта фикер алышабыз", - дигән ул.

Искәртеп үтик, бала туган очракта ипотека күләмен киметү тәкъдиме Дәүләт Думасында эксперт дәрәҗәсендә фикер алышынган иде.

Михаил Мень сүзләренчә, агымдагы елда Россиядә ипотека кредиты алучылар саны 1,4 тапкыр арткан. Вакытын уздырып түләү 3 процент тәшкил итә, кулланучылар кредиты буенча бу күрсәткеч түбәнрәк.

Төбәкләрдә үз ташламалы ипотека программалары гамәлгә куела. Шулай итеп, Волгоградта кайбер категория заемщиклары еллык ставка 6,5 процент белән ипотека ала, Калининградта - 8 процент.

Сахалинда хәзер беренче бала туган очракта ипотека буенча ставканы 3,5 процентка кадәр киметү һәм икенче бала тугач, ставканы бетерү мөмкинлеге карала. Мондый тәкъдим буенча да фикер алышырга була, дип белдерә Михаил Мень.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100