Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт автоинспекциясе Татарстан юлларында мотоциклчыларга карата контрольне көчәйтте
Дәүләт автоинспекциясе ТР юлларында мотоцикл йөртүчеләргә карата контрольне көчәйтте. 18-27 майда инспекторлар мототранспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен, шулай ук аларның экипировкасы (шлем, яктылыкны кире кайтара торган элементлар) булу-булмауга аерым игътибар бирәчәк.
«Сезон җитү белән мотоцикллар саны да, авария куркынычы да арта, моңа еш кына тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу һәм хәтта экипировка юклыгы да сәбәпче була», – дип аңлаттылар Казан Дәүләт автоинспекциясендә.
Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, мотоцикл белән идарә итүче 16-18 яшьлек үсмерләргә 15 мең сумга кадәр штраф яный, транспортлары штрафстоянкага урнаштырыла. 16 яшькә кадәрге балалар өчен ата-аналары җавап бирәчәк. Бу очракта хәрәкәт итү чарасы шулай ук тоткарлана, ә баланың үзен профилактик исәпкә куярга мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз