news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гагарин кубогының беренче финалчысы ачыкланды

Көнчыгыш конференция финалына бүген нокта куелырга мөмкин.

(Казан, 30 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасында Гагарин кубогының финалында көрәшәчәк беренче команда билгеле булды. Ул – Санкт-Петербургның СКА командасы. Ярославльдә узган икенче – сериядәге дүртенче матчта СКА хоккейчылары "Локомотив" командасын отты – 2:1.

Кичәге матчта уен язмышын СКА командасының икенче периодта 6 минут эчендә керткән ике алкасы хәл итте. Шунысы игътибарга лаек: беренче голның авторы – "Ак Барс" хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән, 28 яшьлек татар егете Динар Хафизуллин.

Шулай итеп, СКА Гагарин кубогы өчен көрәштә беренче финалчы булды. Көнчыгыш конференция финалына, "Металлург" җиңүгә ирешкән очракта, бүген Казанда нокта куелырга мөмкин. "Ак Барс" – "Металлург" командалары арасындагы матч "Татнефть Арена" боз сараенда 19:00 сәгатьтә башлана. Сериядә исәп кунаклар файдасына – 3:0.

Хоккей. Гагарин кубогы. Көнбатыш конференция. Финал. 4 нче матч. "Локомотив" (Ярославль) – СКА (Санкт-Петербург) – 1:2 (0:0, 1:2, 0:0).

0:1 Хафизуллин (Дадонов, Шипачёв, 28:06, күплектә)
0:2 Белов (Дадонов, Прохоркин, 34:21)
1:2 Кадейкин (Черепанов, Локтионов, 36:39, аз составта)
Капкачылар: Судницин – Шестёркин
Сериядә исәп: 0 - 4 (4:5 ОТ, 1:4, 1:2 ОТ, 1:2).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100