Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гафуровны Яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү концепциясе советыннан чыгардылар
Совет составыннан республиканың элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та чыгарылган.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровны Татарстанның «Перспектива» балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепциясен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара координация советы составыннан чыгардылар. Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйды.
«Татарстан Республикасының „Перспектива“ балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепциясен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара координация советы составына <...> үзгәрешләр кертергә», — диелә документ текстында.
Указ нигезендә, Совет составыннан Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары һәм республиканың элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та чыгарылган.
Шул ук вакытта советның яңа вәкилләре булып Казан федераль университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Таюрский, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов һәм Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримов билгеләнде.
- КФУ ректоры Илшат Гафуров узган елның декабрендә тоткарланган иде. Аны этап белән Мәскәүгә җибәрделәр һәм СИЗОга урнаштырдылар. Гафуров кеше үтерү буенча заказлы эш фигуранты булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз