news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гафуров «Татнефтехиминвест»ның директорлар советына кандидатлар исемлегеннән чыгарылды

«Татнефтехиминвест-холдинг»ның директорлар советы үзенең еллык җыелышын 17 июньдә читтән торып үткәрәчәк, диелә компания хәбәрендә.  

Көн тәртибенә 2021 ел өчен хисапны раслау, табышны бүлү мәсьәләләре, шул исәптән дивидендлар түләү турындагы пункт кертелгән. Шулай ук директорлар советы әгъзаларын сайлау күздә тотыла.

Директорлар советының 25 апрельдә узган соңгы утырышында директорлар советы Илшат Гафуровны кандидатуралар исемлегеннән чыгарырга карар кылды.

Шул ук вакытта, ТГК-16 генераль директоры Эдуард Галиев һәм РФ Федерация Советы сенаторы Ленар Сафинны (ул КФУның күзәтүчеләр советы тарафыннан югары уку йорты вазифасына тәкъдим ителде) холдингның директорлар советына сайларга дигән тәкъдимнәр булды.

Акционерларның еллык җыелышның көн тәртибенә мәсьәләләр кертү һәм директорлар советына кандидатларга бәйле тәкъдимнәре 20 майга кадәр кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100