news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гафури театры яңа сезонын яшь язучы һәм журналист әсәре буенча премьера белән ача

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры үзенең 104нче сезонын 4 октябрьдә ачарга җыена, дип хәбәр иттеләр «Башинформ»га театрның матбугат хезмәтендә. Премьера яшь язучы һәм журналист Заһидә Мусинаның «Килен» повесте буенча куела.

Июль аенда повесть аерым китап итеп «Китап» башкорт нәшриятында басылып чыкты. Бу яшь язучы һәм журналистның беренче китабы. Китапка «Килен» повесте һәм тагын берничә башка әсәр кергән. Заһидә Мусинаның «Килен» исемле повесте укучыларда зур кызыксыну тудырган, әсәр авторның әнисе тормышыннан алынган чын вакыйгаларга нигезлә эшләнгән, диелә хәбәрдә.

Мелодрама жанрында яңа куелышны режиссер, Башкортстанның атказанган артисты Фиргат Гарипов эшли. Бу аның үз сәхнәләрендәге җиденче эше. Моннан тыш, аның спектакльләре Башкортстан һәм Татарстан театрларында да уңышлы бара, диелә хәбәрдә.

Премьера 4-5 октябрьгә планлаштырылган. Спектакль буенча рәссам Алинә Нуриманова, хореограф Чулпан Әскәрова, композитор Шәүрә Сәгыйтова эшли.

Мелодрамада Башкортстанның халык артистлары Сара Буранбаева, Эльвира Юнысова, Гүзәл Маликова, Гөлфия Рафикова, Ирек Булатов; актерлар Лилия Галина, Лилия Сәгыйтова, Айым Сөләйманова, Айсылу Юмагулова, Морат Рафиков, Айдар Шәмсетдинов, Айнур Габитов катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100