Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Гафури театры Казанга Фидан Гафаров өчен язылган спектакльне алып килә
Фидан Гафаров Халисә Мөдәррисованың «Бәхет хакы» спектаклен үзе өчен автобиографик дип атады.
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гафури театры Казанга Фидан Гафаров өчен язылып, 20 ел сәхнәдә аншлаг белән барган спектакльне быел да алып килә.
«Халисә Мөдәррисованың „Бәхет хакы“ спектаклен автобиографик дияргә мөмкин. Автор минем турында язуын әйтмәсә дә, охшашлыклар бик күп», — диде Фидан Гафаров Гафури театрының Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә.
Спектакль Фидан Гафаров җырлары белән бара. Тамашачы озак еллар бу спектакльгә яратып йөри — аншлаг белән карый.
«Спектакльдә бүгенге көннең зур проблемалары күтәрелә. Акча артыннан куып балаларны онытабыз. Барыбыз да андый булмасак та, мондый хәлләр бар», — ди күренекле актер.
«Бу спектакльне караганнан соң кешеләр балаларын тәрбияләүне төп максат итеп куйсын иде», — ди ул.
Фидан Гафаров Казан тамашачысын инде 50 ел белүен ассызыклый. «Тамашачым да олыгайды. Ләкин татар һәм башкорт тамашачысының сәнгатькә карашы үзгәрмәде», — ди ул.
Гафури исемендәге тетар директоры Иршат Фәйзуллин Фидан Гафаров катнашкан спектакльне Казан тамашачысы яратап караячагына ышана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз