news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гафури театры Казан гастрольләрен Фидан Гафаров катнашкан спектакль белән төгәлләде

Камал театры сәхнәсендә биш көн дәвамында Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры гастрольләре барды.

Гафури театры Казан гастрольләрен Фидан Гафаров катнашкан спектакль белән төгәлләде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гафури театры үзенең Казан гастрольләрен тамашачы сорап чакырган «Бәхет хакы» музыкаль спектакле белән тәмамлады. Спектакль алдыннан тамашачыны Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев һәм Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сәламләде.

Ранис Алтынбаев гастрольләрнең республиканың 100 еллыгына һәм башкорт театрының 100 еллыгына багышлануын искәртеп үтте. Башкортстан артистларының Казан тамашачысы янына канатланып килүен әйтеп, рәхмәтләрен җиткерде.“Татарстан һәм Башкортстан мәдәниятләре Россиядә бик югары дәрәҗәдә. Киләчәктә дә шушы ике халыкның артистлары бергәләп чыгышлар ясарлар”, - диде ул.

Дамир Натфуллин Казанның театр сөюче тамашачысына бәйрәм ясаган өчен Башкорт театрына рәхмәт әйтте һәм артистларга һәм теат хезмәткәрләренә Татарстан мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Рәхмәт хаты һәм Мактау грамотасы алучылар арасында Айрат Абушахманов, Римма Каһарманова, Фидан Гафаров бар иде.

Тамашачыга гастрольләрнең соңгы көнендә тәкъдим ителгән «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасында Казан тамашачысының яраткан артистлары Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаров уйный. Фидан Гафаровның герое сәнгатькә, халыкка хезмәт итәм дип яшәгән. Гомер азагында ул тормышы турында уйлана һәм аның ялгыз калган соңгы көннәрен көтмәгәндә табылган кызы бизи.

Әлеге спектакльне театрның Казанга беренче алып килүе түгел. Быел да ул аны халык соравы буенча алып килгән. Тамашачы яраткан артистлары уйнаган спектакльне аншлаг белән карады. Залда Камал театрының өлкән буын артистлары, Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Маликов, Искәндәр Биктаһиров кебек халык артислары бар иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100