Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гафури театры – дуслык театры
Гафури театры – дуслык театры
(Уфа, 23 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры үзенең 85 еллык юбилее уңаеннан тантаналы кичә үткәрде. Данлыклы театрның әлеге матур юбилеена Татарстаннан, Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән күп кунаклар килде. Һәрвакыттагыча, юбилей кичәсендә бихисап җылы теләкләр һәм котлаулар әйтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Татарстаннан килгән хөрмәтле кунаклар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Татарстанның халык артисткасы Рузия Мотыйгуллина һәм театрның балетмейстеры Сәлимә Әминеваларның җылы котлаулары гафурилыларга да, бәйрәмгә килгән тамашачыларга да бик ошады. Кунаклар үзләренең коллегаларына юбилей истәлеге итеп зиннәтле бүләк тә алып килгән.
Башкортстанның мәдәни тормышында 2004 ел байтак кына истәлекле вакыйгалар белән билгеләнде. Әмма шулар арасыннан игътибарны иң нык җәлеп иткәне – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының 85 еллык юбилеедыр, мөгаен. Әлеге данлыклы театрның быелгы эшчәнлеге тулысынча шушы юбилейга бәйле оештырылды дисәң дә, һич тә хата булмас. Чөнки ел башыннан азагына кадәр театр коллективы күпчелек мәдәни чараларын шушы түгәрәк юбилейга багышлады.
Мәҗит Гафури исеме Башкорт дәүләт театрына 1971 елда бирелә. Аңарчы инде ул республикада гына түгел, ә ил күләмендә танылып өлгергән була. Театрның тарих чишмәсе башы 1919 елга барып тоташа. Нәкъ шул елны милли театр сәнгатен оештыру уйлары белән янып йөргән Вәлиулла Мортазин-Иманский ул чакта Башкортстан башкаласы булып исәпләнгән Стәрлетамак шәһәрендә Мөселман драма труппасын оештыра һәм андагы «Мираж» кинотеатры бинасында бу труппа үзенең «Акшан батыр» исемле беренче спектаклен күрсәтә. Шушы труппа нигезендә 1919 елның 4 декабрендә Башкорт дәүләт театры оештырыла. Аның художество җитәкчесе һәм режиссеры итеп Вәлиулла Мортазин Иманский тәгаенләнә.
Ул елларда да, соңрак та Башкорт дәүләт театрында башкортлар гына түгел, ә татар артистлары да күп була. Режиссерлар арасында да татарлар күп иде. Мисал өчен, күренекле татар режиссеры Лек Вәлиев данлыклы Гафури театрына 1971 елдан алып ун ел буе җитәкчелек итә. Ә аңардан соң җитәкчелеккә килгән атаклы режиссер Рифкать Исрафилов 22 ел буена алыштыргысыз һәм иң көчле сәнгать остазы була. Шулай итеп Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры үзенең озын тарихында татар белән башкорт милләтле артистлардан торган иң дус һәм иң тату сәнгать коллективы булды һәм шулай булып кала. Бу хакта юбилей уңаеннан бик купшы үткән тантаналы кичәдә дә кат-кат әйтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз