news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театры Казанга 10 спектакль алып килә

Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театры Казан гастрольләрендә алты көн эчендә ун спектакль күрсәтәчәк. Гастрольләр 14-19 ноябрь көннәренә планлаштырылган.

«Без традицион алмаш гастрольләргә җыенабыз. Камал театры сәхнәсендә үзебезнең спектакльләребезне тәкъдим итәчәкбез», – диде Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театры директоры Иршат Фәйзуллин.

Гастрольләр театрның премьерасы – Зифа Кадыйрова китабы буенча куелган «Синсез килгән язлар» спектакле белән ачыла. Иршат Фәйзуллин Зифа Кадыйрованың чыгышы буенча Башкортстанның Учалы районыннан булуын ассызыклады.

«Гастроль афишасына кергән ике спектакль – «Бәхет хакы» һәм «Кодача» Казан тамашачысына таныш. Әмма Башкортстан тамашачысы да, Татарстан тамашачысы да яратып караган бу ике спектакльне китерергә булдык», – дип дәвам итте ул.

Казанга Нәҗип Асанбаевның «Кызыл Паша» спектакле, Туфан Миңнуллинның «Эзләдем, бәгърем, сине», Ризаэтдин Фәхретдиновның «Әсма» әсәренә нигезләнеп куелган спектакль, «Җиде буын. Саклаучылар» һәм «Җиде буын. Яшьләр» вербатим-спектакльләре һәм башкалар киләчәк.

Башкортстанның халык артисты Эльвира Юнысова Казан тамашачысын үзе катнашкан «Әсма» һәм «Килен» спектакльләренә чакырды. «Болар яңа спектакльләр. Казанга беренче мәртәбә килә. «Килен» спектаклендә тормышыбызда булган өйдәге җәберләү темасы күтәрелә», – диде ул.

Башкортстанның халык артисты Сара Буранбаева тамашачыны спектакльләр буенча фикер әйтергә өндәде. «Яшьләргә бигрәк тә «Җиде буын. Саклаучылар» һәм «Җиде буын. Яшьләр» вербатим-спектакльләрен карарга тәкъдим итәм. Без мәдәниятебезне, телебезне югалтабыз, бу җәһәттән әлеге спектакльләр бик әһәмиятле», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot