news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гафури исемендәге Башкортстан драма театры «Драматург & Драматург» проектын башлый

Проектта Башкортстан драматурглары гына катнаша.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкортстан драма театры «Драматург & Драматург» пьесалар уку проектын эшләтеп җибәрде. Драматурглар бер-берсенең пьесаларын укыячак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Проектта Башкортстан драматурглары гына катнаша. Башкортстанның танылган драматурглары Шәүрә Шәкүрова, Зөһрә Буракаева, Сәрүәр Сурина, Владимир Жеребцов, Лилия Каипова, Мөнир Кунафин, Салават Әбүзәр, Наталья Мошина, Гөлдар Камалова, Дамир Йосыпов, Альмира Мөхәрәмова, Анна Ерошина, Антон Бескоровайный проектта катнашу өчен ризалык бирде.

Проект белән театрның әдәби-драма бүлеге мөдире Азалия Балгазина, баш мөхәррир Динара Каюмова, мөхәррир Алсу Галләмова эшлиләр.

«Без ачышлар, уйланулар, тормыш, театр һәм иң мөһиме — кешеләр турында дискуссияләр өчен бердәм әдәби-сәнгать киңлеген формалаштыру бурычын куябыз. Без замана драматургларын нәрсә борчуын аңларга тырышабыз. Аларның әсәрләрендә уртаклык — геройлар, темалар, сюжетлар, идеяләр охшашлыгы булу-булмавын беләчәкбез. Боларның барысы турында да тәкъдим ителгән пьесалар белән танышкач беләчәкбез», - дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100