news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гафаров: "Мин татарча сөйләшәм"дә башланган эш лейблга үсеп җитәр дип хыялланмадык та

Музыкантлар татар сәхнәсендә элек булмаган күренешләрне тормышка ашыра башлаган.

Гафаров: "Мин татарча сөйләшәм"дә башланган эш лейблга үсеп җитәр дип хыялланмадык та
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Заманча татар музыкасын танытучы Yummy music җитәкчесе Ильяс Гафаров лейбл брендына кадәр үсеп җитәчәкләре турында хыялланмаганын белдерде. Бу турыда ул лейблның кичәсендә “Татар-информ”га сөйләде.

“Дуслар, коллегалар белән беренче тапкыр 2012 елда студия ачканда без берләшмә буларак эшли башладык. Ләкин киләчәктә менә шундый “лейбл” булырбыз дип беребез дә күз алдына китермәде. Без бары тик үзебезгә ошаган эш белән шөгыльләнергә уйладык”, - диде җитәкче.

“Тора-бара безнең янда күп кенә бәйсез инди музыкантлар туплана башлады. Рок, джаз, поп музыка өлкәләрендә булсынмы, музыкантларыбыз җыр артыннан җыр яздырып, концертларда катнашып, берләшмә барлыкка килде”, - диде ул.

Җитәкче сүзләренчә, аларга “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең музыкаль бизәлешен эшләргә тәкъдим иткән булганнар. “Без оешма буларак эшләп карарга булдык. Шуннан бирле без музыка белән генә шөгыльләнмибез, видео да төшерәбез, чаралар да оештырабыз, татар сәхнәсендә элек булмаган күренешләрне тормышка ашырабыз”, - ди ул.

Yummy music лейблы заманча татар музыкасын чыгара. Хәзерге вакытта оешманың берничә юнәлеше бар: тере яңгырашлы музыка (Juna, Gauga төркемнәре), электрон музыка. “Безнең музыка күпкырлы”, - дип сөйләде Ильяс Гафаров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100