Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Гает көнне Казанда «Рамазан Фест» узачак
2 майда Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Гает уңаеннан Казанның М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында традиция буенча шәһәркүләм «Рамазан Фест» үтәчәк.
Чараны Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте оештыра, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләде, ул 13:00 сәгатьтә башланачак һәм кичке 17:00гә кадәр дәвам итәчәк. Чарада дин әһелләренең бәйрәм котлаулары белән беррәттән, җырчыларның, акробатларның, цирк остасының чыгышлары, күпләгән мастер-класслар көтелә.
Программа интерактив рәвештә дә барачак: балалар өчен төрле уеннар, аниматорлар, сабын куыгы белән уйнау, акробатларның трюклары булачак. Паркта шулай ук фуд-корт эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз