Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гаепләүчеләр Татарстанда балалар булган йортны яндырган ана кешегә 13 ел колония сорады
Бүген Татарстан Югары судында дәүләт гаепләүчеләре Илмира Гардановага срок сорадылар, аны присяжныйлар Сәет авылында йортка ут төртүдә гаепле дип тапты. Янгында аның дүрт баласы, ире, абыйсы һәм әнисе һәлак була.
Присяжныйлар янгын – Илмира эше, ул гомумкуркыныч ысул белән үтерүдә гаепле, әмма мәрхәмәт күрсәтүгә лаек дигән фикергә килде. «Җәзаны 13 ел һәм 3 ай гомуми режимлы колония рәвешендә билгеләүне сорыйм», - диде дәүләт гаепләүчесе.
Илмира Гарданованы суд залында прокурор таләбе буенча присяжныйларның гаепләү карарына бәйле рәвештә кулга алдылар.
Искәртик, узган елның июнендә Тукай районының Сәет авылында коточкыч фаҗига булды, ул 7 кешенең гомерен өзде. Ул вакытта Илмира Гарданованың гаиләсе яшәгән йортта янгын чыккан. Аның ире, абыйсы, әнисе һәм 4 баласы өйдә була, алар барысы да һәлак. Илмира исә янгын чыккан вакытта йорт яны кишәрлегендә була.
Соңрак экспертлар көл өслегендә янучан матдә эзләре тапкан - бу ут төртү сәбәбе булган дип фаразларга нигез булган. Илмира Гардановага каршы ут төртеп милекне юк итү маддәсе буенча җинаять эше кузгаттылар, ләкин соңрак зыян булмау сәбәпле аннан баш тарттылар. Җиде кешене, шул исәптән балигъ булмаган балаларны, гомумкуркыныч ысул һәм аеруча рәхимсезлек белән үтерү маддәсе калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз