Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов IT-паркта уен автоматында уйнаган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кунаклар белән IT-паркта булганда уен автоматында уйнады. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте һәм видео урнаштырды.
«Кунаклар белән IT-паркка килү әйбәт, кешечә гади шатлыкларга бер минут табыла», – дип язган ул.
Искәртеп үтик, бүген Рөстәм Миңнеханов Казанда «Идел – Янцзы» Советы утырышында катнашты һәм Кытай белән хезмәттәшлек потенциалын активрак кулланырга өндәде, формаль килешүләрдән төгәл «юл карталарына» һәм уртак инвестицион проектларга күчү мөһимлеген әйтте. Ул Кытай партнерларын җәлеп итү өчен Татарстанның үсеш алган инфраструктурасы һәм преференциясе бар, ә Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлек ун елдан артык вакыт дәвамында үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте диде. Шулай ук Миңнеханов «Идел – Янцзы» форматында катнашучы кытайларны «РОСТКИ» форумына чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз