news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаделсезлеккә барган хөкемдарларны көрәштән читләштерергә кирәк – Азат Нурмөхәммәтов

Хөкемдарлык итәрлек яшьләр Татарстанда җитәрлек, ди көрәшче.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Татар көрәшендәге хөкемдарлык мәсьәләсен хәл итү өчен хәрәмгә баручыларны келәмнән читләштерергә кирәк. Казан шәһәрендә урнашкан көрәш төрләре буенча «Ак Барс» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, татарча көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы, Көрәш буенча халыкара категорияле хөкемдар, Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәммәтов “Татар-информ” хәбәрчесенә шундый фикер җиткерде.
 
“Безгә әле хөкемдар этикасы дигән әйбер җитеп бетми. Сүз дә юк, хөкемдар ялгышлыгы булырга мөмкин. Анысыннан качып котылып булмый. Әмма ул бу адымга алдан ниятләп бара икән, андыйларны көрәштән читләштерергә кирәк. Шул вакытта гына гадел булмаган хөкемдарлар сафын чистартып була”, – ди Азат Нурмөхәммәтов.
 
Аның сүзләренчә, тренер вазифасын башкарган кеше дә гадел хөкемдар була ала.
 
“Кешенең менталитеты һәм дәрәҗә дигән әйбер бар. Тренер булган кеше, хөкемдарлык итү дәрәҗәсенә җиткән, бу эшкә лаек икән, ник эшләмәскә тиеш?! Келәмгә чыккан икән, ул – хөкемдар! Кемнеңдер остазы, команда вәкиле булу онытылырга тиеш. Бәлки аларны сайлап алу, укыту, ниндидер чикләүләр дә кирәктер. Анысына кысыла алмыйм”, – диде ул.
 
Мәсьәләне хәл итү өчен ул кадрларны яшәртүдән курыкмаска кирәклеген дә ассызыклады.
 
“Тагын бер әйбер – хөкемдарларлык эшенә яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Ә андый кадрлар бездә җитәрлек”, – диде “Татар-информ”га Азат Нурмөхәммәтов.
 
Танылган көрәшче белән әңгәмәне тиздән Intertat.ru электрон газетасыннан укый алачаксыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100