Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадел Вафин: “Йөрәк авыруына зарланган кешеләр ашыгыч медицина ярдәменә соң мөрәҗәгать итә”
ТР да йөрәк-тамыр авыруларыннан үлеп китү барлык үлем сәбәпләрнең 63,4 процентын тәшкил итә
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда үлемгә китерүче сәбәпләрнең 63,4 проценты йөрәк-тамыр авыруларыннан гыйбарәт. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында РФ Федераль Җыелышы Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитетының “Кичектергесез хәлне төзәтеп булу мөмкинлеге булганда халык арасында кисәк үлемне киметүгә юнәлдерелгән медицина ярдәмен күрсәтү системасын камилләштерү” темасына утырышта ясаган чыгышында ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гадел Вафин хәбәр итте.
Утырыш эшендә ФС Комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Пономарева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты эксперт советы рәисе Виталий Омельяновский, эшче төркем рәисе, “Россия кардиология фәнни-җитештерү комплексы” учреждениесе генераль директорының беренче урынбасары Юрий Карпов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Альберт Галявич һәм башкалар катнашты.
“Соңгы ике елда демографик вәзгыятьнең яхшыруы күзәтелә. Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләренә күз салсак, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үлем күрсәткеченең 5,3 процентка кимүе күзәтелә, бу якты дөньядан китүчеләр быел 2, 5 мең кешегә азрак дигән сүз. Уртача гомер озынлыгы 70,8 яшь дәрәҗәсендә”, - дип белдерде Гадел Вафин “Йөрәк-тамыр авырулары вакытында медицина ярдәме күрсәтү системасын камилләштерү өлкәсендә төбәкнең өстенлекләре” темасына ясаган докладында. Ул билгеләп узганча, кискен миокард инфаркты йөрәк-тамыр авырулары системасында беренчелекне алып тора. 2010 елда бу күрсәткеч 100 мең кешегә 128,3 не тәшкил иткән, 2007 елда да ул якынча шул ук дәрәҗәдә булган. Ел саен республика медицина учреждениеләренә кискен миокард инфаркты диагнозы куелган 7 меңләп пациент госпитализацияләнә. Моңа бәйле рәвештә халыкка медицина ярдәмен камилләштерү максаты белән, халык арасында кискен коронар синдром белән бәйле чаралар еш оештырыла башлаган, дарулар белән тәэминат мәсьәләсенә игътибар җитдиләнде, ди докладчы.
Гадел Вафин фикеренчә, профилактика юнәлешендә республикада “Сәламәтлек” үзәкләре аерым урын биләп тора. 2009 елдан мондый 21 үзәк исәпләнә, аларның 15 е олы яшьтәге кешеләр өчен. Комплекслы тикшерүләр үткәрү дә профилактика чараларының берсе санала. 2010-2011 елда мондый тикшерүләрне 134 мең кеше узган. 88 процент гражданинда функциональ тайпылышлар ачыкланган, аларның 32 процент өлеше медицина үзәкләренә җибәрелгән. “Беренчел профилактика чаралары бигрәк тә яшьләргә йөз тота”, - ди ул.
Гадел Вафин ассызыклаганча, йөрәк авыруына зарланган кешеләр ашыгыч медицина ярдәменә шактый соңга калып мөрәҗәгать итә. “Нитроглицеринның 15 минуттан соң да файдасы тимәсә, кичекмәстән табиб ярдәме кирәк. Кагыйдә буларак, 2-3 сәгатьләп авыруга түзеп торуның да фаҗига белән тәмамлануы ихтимал”, - дип белдерде ул.
2005 елдан бирле республикада миокард инфаркты белән авыручылар өчен үзәкләштерелгән төстә тромоболитик дәвалау чаралары белән тәэминат гамәлгә ашырыла. Быел әйтик тромоболитикларны сатып алуга 36 миллион сумнан артык акча бүленеп бирелгән.
Бүгенге көндә пациентларны Татарстанда 13 йөрәк-тамыр үзәге кабул итәргә әзер, алар барысы да заманча җиһазландырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз