news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадел Вафин: Табибларның һөнәри җаваплылыгын иминиятләштерү мәсьәләсен тикшерергә вакыт

Татарстан сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, һөнәри җаваплылыкны иминиятләштерү, хезмәт вазифаларын башкарганда, табибның хокукын яклый.

Гадел Вафин: Табибларның һөнәри җаваплылыгын иминиятләштерү мәсьәләсен тикшерергә вакыт
Александр Эшкинин

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин табибларның һөнәри эшчәнлеге иминиятләштерелгән булырга тиеш дип саный.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәйданында «Партия лигасы» фикер клубы утырышында чыгыш ясаганда, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы дәвалау процессының барлык стадияләрендә дә һөнәри җаваплылыкта ялгышу куркынычы бар, дип белдерде. Дөньяның күпчелек илләрендә медицина хезмәткәрләренең һөнәри җаваплылыгын иминиятләштерү закон тарафыннан каралган. Россиядә андый канун кабул ителмәгән.
Вафин сүзләренчә, һөнәри җаваплылыкны иминиятләштерү, хезмәт вазифаларын башкарганда, табибның хокукын яклар иде.

Аның сүзләренчә, узган ел Татарстанда табибларга карата 39 җинаять эше кузгатылган. Судка шуларның бары алтысы гына барып җиткән.
«Без "мундир" намусын гына сакламыйбыз. Тикшерүләребезне, квалификацияле экспертлар җәлеп итеп, объектив үткәрәбез», – дип өстәде Гадел Вафин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot