news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадел Вафин сырхауханәләрдәге ремонтка бәйле дәгъваларга җавап бирде

Дәвалау уңышлы булсын, кешеләр канәгать калсын өчен, сәламәтлек саклау учрежденияләренең матди-техник халәте мөһим, дип белдерде министр.

Гадел Вафин сырхауханәләрдәге ремонтка бәйле дәгъваларга җавап бирде
Рамиль Гали

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, мәшәкать тудырса да, сырхауханәләрдә ремонтның кирәклеген билгеләп узды. Ул республика сырхауханәләрендә капиталь ремонт уздыру белән бәйле рәвештә, халыктан килгән зарлануларга карата фикерен белдерде.

“Массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә миңа тәнкыйть сүзләре белән күп мөрәҗәгать итәләр. “Сәламәтлек өлкәсендә бары “стеналарга” гына игътибар бирәләр” дигән фикер әйтүчеләр шактый. Бу уңайдан ышандырып әйтә алам: дәвалау уңышлы булсын, кешеләр канәгать калсын өчен, сәламәтлек саклау учрежденияләренең матди-техник халәте, авыруларны кабул итү һәм дәвалау шартлары мөһим роль уйный. Республикабыз шәһәрләрендә яшәүчеләр дистәләрчә еллар дәвамында уңайсыз кабинетлы, кысан коридорлы сырхауханәләргә йөрде”, - дип белдерде министр йомгаклау коллегиясе утырышында.

Гадел Вафин 2016 елда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасында гына да сырхауханәләрне ремонтлау мәсьәләсе буенча 20 мөрәҗәгать теркәлгәнен әйтте.

“Беренчел медицина звеносында (сырхауханәләрдә) оештыру эшенә үзгәрешләр кертү мөһимлеге башкаланың белгечләр төркеме ясаган аудит тарафыннан да расланды”, - диде министр.

Гадел Вафин әйтүенчә, алдагы елларда сырхауханәләрдә чынлап та дустанә мохит булдыру – төп бурыч. “Моңа бары тик бердәм һөнәри культура стандартлары аша гына ирешергә мөмкин. Башка сүзләр белән әйтсәк, авыру һәрьяктан үзенә карата игътибар һәм кайгырту тоярга тиеш. Җитәкче вәзгыятьне үзгәртү һәм яхшырту эшләрендә әйдәп баручы булырга тиеш. Шул ук вакытта хезмәткәрләренә йөкләнгән бурычларның үтәлешен дә аңа конрольдә тотарга кирәк”, - диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100