Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гадел Вафин: “Минем өчен тагын өч елдан дәвалау учреждениеләренә кемнең килүе мөһим”
Казанда студентларның уку-гамәли конференциясе узды, анда студентлар клиникаларда практика узу тәҗрибәсе белән уртаклашты
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның 7 нче клиник хастаханәсендә студентларның IV төбәкара уку-гамәли конференциясе узды.
Конференциядә Казан, Барнаул, Ижевск һәм Түбән Новгородтан иң яхшы студентлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Алар практика узганда туплаган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Конференциядә КДМУ студентлары докладлар белән чыгыш ясады.
ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин студентларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул тармакның кадрларга ихтыяҗ кичерүен, бигрәк тә квалификацияле белгечләр җитмәвен билгеләп үтте. Министр сүзләренә караганда, бүген клиникаларның студентлар белән эшләргә әзер булуы һәм практика узу мөмкинлеге бирүе әһәмиятле.
“Табибның формалашу процессы ничек узуы мөһим. Алар студент вакытта ук учреждениеләр, коллективлар белән таныша. Табиб эше - командада эшләү. Без клиникаларны студентлар өчен ачык итәргә тиеш. Кеше гомере буе өйрәнә һәм ул һөнәрен яратырга тиеш. Минем өчен тагын өч елдан дәвалау учреждениеләренә кемнең килүе бик мөһим”, - дип ассызыклады А.Вафин.
Конференцияне Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, И.А.Студенцова исемендәге Студентлар фәнни җәмгыяте, Халыкара белем бирү һәм хезмәттәшлек үзәге, Татарстан Медицина студентлары ассоциациясе катнашында Казан дәүләт медицина университеты оештырды.
Конференциядә Казан шәһәре медицина оешмалары, Балык Бистәсе, Аксубай һәм Яшел Үзән районнары үзәк хастаханәләре җитәкчеләре һәм практика узучы табиблар, КДМУ студентлары катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз