news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадел Вафин һәм Сәрия Сабурская Казанда гражданнарны кабул итәчәк

Алар медицина хезмәте буенча сорауларга җавап бирәчәк

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). 11 нче ноябрь көнне 14 сәгатьтә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская медицина хезмәте, шул исәптән сәламәтлекне саклау һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.

Чара Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 61 нче йорт, үзәк подъезд, 3 нче кат, конференц-зал адресы буенча ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында узачак.

Гражданнарны кабул итүгә (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтлн вәкил аппараты матбугат хезмәте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100