Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадел Вафин КФУ ректоры киңәшчесе вазифасыннан китәчәк
Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры АФК «Система» компаниясенең медицина кластерында яңа вазифа биләячәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Казан федераль университеты ректоры киңәшчесе Гадел Вафин үз вазифасыннан китәчәк. Бу хакта Univer TV студентлар телеканалы хәбәр итә.
Телеканал мәгълүматлары буенча, Гадел Вафин Мәскәүдә урнашкан Россия инвестиция компаниясе - АФК «Система» компаниясенең медицина кластерында яңа вазифа биләячәк.
Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры вузда медицина белеме һәм тикшеренүләр белән бәйле мәсьәләләргә, шулай ук университет клиникасы эшенә кураторлык итте.
- Гадел Вафин 2013 елның сентябреннән 2018 елның февраленә кадәр ТР сәламәтлек саклау министры вазифасын башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз