news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадел Вафин: Казанда якындагы ике елда балалар медицина тернәкләндерү үзәге төзеләчәк

Югары технологияле балалар медицина тернәкләндерү үзәген Балалар республика клиник хастаханәсе янәшәсендә медицина кластеры мәйданында төзү ниятләнә.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Казанда якындагы ике елда югары технологияле балалар медицина тернәкләндерү үзәге төзеләчәк, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Искәртеп үтик, үзәк төзелешен финанслау турындагы килешүне октябрь башында Россиянең турыдан-туры инвестицияләр фонды һәм Согуд Гарәбстанының Interhealth Saudi Arabia компаниясе имзалаган иде.

“Инвестицияләрне җәлеп итүне, шул исәптән Согуд Гарәбстаныннан да,  планлаштыручы Татарстан инвесторы бар. Безнең балалар медицина тернәкләндерү үзәген төзүгә ихтыяҗ бар. Балалар республика клиника хастаханәсендә елына 30 меңләп операция, 3000 тирәсе югары технологияле операцияләр була. Шунлыктан, заманча тернәкләндерү үзәге кирәк”, – дип билгеләп үтте Гадел Вафин.

Моннан тыш, министр әлеге медицина үзәге бик кирәк булган тулы бер категория балалар барлыгын җиткерде. “Республикада 3 меңләп БЦПлы бала бар. Анда югары технологияле балалар медицина тернәкләндерүе, тормышка яраклашсыннар, үзләренә үзләре хезмәт күрсәтә алсыннар өчен өчен роботлаштыру системасы кирәк. Минем уйлавымча, якындагы ике елда медицина кластеры объектлары гамәлгә керер”, – дип өстәде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100