news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадел Вафин Горький паркында массакүләм зарядкада катнашырга җыена

Чара программасында – массакүләм зарядка, велоузыш һәм Скандинавия йөреше фестивале дә бар.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Бүген Казан дәүләт медицина университеты программасында һәр елны уза торган “Без сәламәт – кушылыгыз!” акциясенә багышланган спорт чарасы үтә.

Башкаланың Горький исемендәге ял паркында уздырыла торган чарада Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, медицина университеты хезмәткәрләре һәм анда белем алучылар катнаша, дип хәбәр ителә университет сайтында.

Чара программасында – массакүләм зарядка, велоузыш һәм Скандинавия йөреше фестивале дә бар, диелә.

Җыелу – “Хезмәт резервлары” стадионында 17.00 сәгтьтә. Чара 18.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot