news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадел Вафин: Без экзотик авырулар белән дә көрәшергә әзер

Конфедерацияләр кубогына медицина тармагы өчен республика бюджетыннан 200 миллион сум акча тотылган.

Гадел Вафин: Без экзотик авырулар белән дә көрәшергә әзер
Рамиль Гали
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанда Конфедерацияләр Кубогы вакытында Халыкара футбол федерациясенең төп госпитальләре булып Республика клиник хастаханәсе белән шәһәрнең 7 нче номерлы хастаханәсе каралган. Алар, беренче чиратта, спорт объектларына урнашу урыннарыннан чыгып сайланган. Бу хакта турнирга аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиткерде.
 
“Республикада әзерлек турнирга кадәр үк югары дәрәҗәдә иде. Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты тәҗрибәсе эзсез генә югалмады. Моннан тыш Татарстанның 222 медицина хезмәткәренең Сочидагы Уеннарда эшләү тәҗрибәсе дә бар”, – диде Гадел Вафин.
 
Төп клиникалардан тыш, республиканың тагын дистәләп медицина оешмасы югары әзерлектә тора, диелде. Алар арасында Республика балалар клиник хастаханәсе, Төбәкара клиника-диагностика үзәге, Республиканың йогышлы авырулар клиник хастаханәсе, Республика  офтальмология хастаханәсе, Республиканың стомотология поликлиникасы, Республика клиника онкология диспансеры, Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе, Республика медицина профилактикасы үзәге, Республика һәлакәтләр медицина үзәге бар.
 
Министр сүзләренчә, Конфедерацияләр кубогында 385 медицина хезмәткәре эшли, уен вакытында 130 хезмәткәр кизүдә тора. Июнь аенда гына Татарстан Президенты тарафыннан тапшырылган 45 заманча "Ашыгыч ярдәм күрсәтү" машиналары да эшне җиңеләйткән.
 
“Универсиада вакытында республикада экзотик авырулар да ачыкланды. Футбол турниры вакытында андый  очрак әлегә теркәлмәде. Ләкин без читтән кергән авырулар белән көрәшергә дә әзер”, – диде Гадел Вафин.
 
Татарстан сәламәтлек саклау министры Конфедерацияләр Кубогы вакытында республика бюджетыннан медицина тармагы өчен 200 миллион сум акча тотылуын да әйтеп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100