Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гадел Вафин ашыгыч ярдәм күрсәтүче мотобригадалар сафын киңәйтүне тәкъдим итте
Министр ашыгыч медицина ярдәме табиблары тарафыннан планшет компьютерлар кулланылуы әһәмияте турында сөйләде
(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Агымдагы елда Татарстанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте бригадалары тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән 7 мең кешегә ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта кичә ТР Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм алар китергән нәтиҗәләрнең авырлыгын киметү мәсьәләсенә багышланган уртак утырышында ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Министр республикада ашыгыч ярдәм күрсәтүдә мотобригадалар сафын киңәйтү кирәк, дип саный. “Җәен мотобригадалар чакырылган урыннарга 546 мәртәбә чыккан, аларның 38е аварияләр белән бәйле”, - дип белдерде Гадел Вафин. Аның сүзләренчә, быел Казанга өстәмә рәвештә 5 реанимобиль кайтачак, һәм яңа сезонда тагын махсуслаштырылган 2 мотоцикл файдаланыла башлаячак”, - диде ул.
Гадел Вафин ашыгыч медицина ярдәме табиблары тарафыннан планшет компьютерларны куллану буенча да тәкъдим кертте. Аның фикеренчә, бу зыян күрүчеләр турындагы мәгълүматны хастаханәгә тиз генә тапшырып, операция ясау бүлмәсен, табибларны алдан ук әзерләп торырга мөмкинлек бирәчәк. “Бүгенге көндә Казанның ашыгыч медицина ярдәме станцияләрендә инде 12 планшет компьютер кулланыла”, - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз