Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гадел Вафин Арчада агуланган балаларның сәламәтлеге турында сөйләде
Татарстан сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, балалар мәктәп ашханәсендә ашаганнан соң, Арча үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.
(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Арчада агуланган барлык балаларның сәламәтлеге уртача халәттә, тотрыклы. Дәваланудан соң, аларның хәле яхшырган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиткерде.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, министр балалар мәктәп ашханәсендә ашаганнан соң, Арча үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итүен әйткән. Аннан аларны Казанга Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар.
Сүз Казанбаш урта мәктәбенең 30 укучысы, бер укытучысы һәм бер баланың апасы турында бара. Аларга эчәклек инфекциясе диагнозы куелган. Барысында да охшаш симптомнар.
Гадел Вафин Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә балалар өчен өстәмә ятаклар урнаштырылуын, интенсив дәвалау баруын, анализларны белгечләр тикшерәчәген әйткән.
"Татар-информ" Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз