news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гадел» мәчетендә Ураза гаете намазына килүчеләрне пылау һәм коймак белән сыйладылар

Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан «Гадел» мәчетенә якынча 800 мөселман килгән иде.

«Гадел» мәчетендә Ураза гаете намазына килүчеләрне пылау һәм коймак белән сыйладылар
Фото: © «Татар-информ», Расих Фәсхетдинов

Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан «Гадел» мәчетендә Ураза гаете бәйрәме уңаеннан халыкны коймак һәм пылау белән сыйладылар. «Гадел» мәчетенә якынча 800 мөселман килгән иде.

Иман йортының ашханәсендә тумышы белән Арча районыннан булган Гүзәл Нигъмәтуллина коймак әзерләде.


«Кечкенәдән үк әнинең гаеткә коймак пешерүләре истә. Ул мине дә өйрәтте. Үзем дә гомер буена пешердем. 2013 елда намаз укый башладым. Уразаны яшүсмер чакларымнан ук тотам, Советлар Союзы заманаларыннан ук. Ул чакта бу хакта сөйләргә дә ярамый иде. Әти-әниемнән күреп ураза тота башлаган идем. Әбием догалар өйрәтте, тәһарәт алу тәртипләренә төшендерде. Гает намазына килгән халыкны өч ел рәттән инде коймак белән сыйлыйбыз. Тәмле булсын өчен бисмилланы әйтәм дә, изге теләкләр теләп пешерәм», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.


Гыйбадәтханәдән Казанның «Солнечный город» торак комплексы, Универсиада авылы ерак түгел. Республика клиник хастаханәсендә дәваланучылар да бирегә йөри.


«Мәчет агач бурадан төзелгән, 2000 елдан эшли. Монда кыш көне җылы, җәй — салкынча. Мәчет манарасы үзенчәлекле, уртадан күтәрелгән, ул татар милли архитектурасына керә. Аллаһ йортын меценат, бүгенге көнне бакыйлыкта булган Фәрит-Фердинанд Әхмәтҗанов салдыра. Мәчет янында мәдрәсә дә эшли», — диде мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Бакиров.

Ураза вакытында бу иман йортында көн саен ифтарлар оештырылган. Авыз ачу табыннарында һәр көн 90-100 кеше катнашкан. Мәхәллә мәчетенә төрле буын вәкилләре йөри. Гает вәгазе Ураза вакытында нәфесне тыю, Рамазан ае тәгълиматләренә багышланды.

Мәчетнең ике каты да дин кардәшләр белән тулы булу сәбәпле, мәчет ихатасында вәгазь тыңлаучылар, гыйбадәт кылучылар да булды.

Намаздан соң һәркем пылау һәм коймак белән сыйлана алды. Бәйрәм табын артында дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100