news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадел хөкем университетының Казан филиалы өчен яңа бина һәм тулай торак төзиләр

Яңа уку корпусында заманча компьютер класслары, семинарлар өчен аудитория, лекция заллары, шулай ук суд утырышлары өчен уку заллары була.

Гадел хөкем университетының Казан филиалы өчен яңа бина һәм тулай торак төзиләр
minjust.tatarstan.ru

(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). 4 июльдә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалының яңа уку корпусы һәм тулай торагы нигезенә беренче ташны салу чарасында катнашты. Бу турыда Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңа уку корпусында заманча компьютер класслары, семинарлар өчен аудитория, лекция заллары, шулай ук суд утырышлары өчен уку заллары да урнашачак. Студентлар тулай торагы 138 кешегә исәпләнгән. Проект буенча биредә күпфункцияле спорт залы, шулай ук урам спорт мәйданнары да урнашкан.

  • Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казандагы филиалы 2001 елда ачылган. Биредә квалификацияле судьяларны һәм Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең 7 субъектының суд системасы өчен хезмәткәрләр әзерлиләр. Бүгенге көнгә РГХУ Казан филиалында 2,3 меңнән артыграк студент белем ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100