news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гадел әңгәмә» тапшыруында Әбри Хәбриев катнашты

Юмор остасы белән тапшыру ике өлештән тора.

«Гадел әңгәмә» тапшыруында Әбри Хәбриев катнашты

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Гадел әңгәмә» тапшыруында кунакта юмор остасы, пародист Әбри Хәбриев булды.

Алып баручы Гадел Әхмәтҗановка ул эстрадага ничек килүе, «Рәвешләр» төркеменә аяк чалучылар, Яңа ел каршыларга кайтканда юл һәлакәтенә очравы, дусларының елдан-ел кими баруы һәм башкалар турында сөйләде.

Әбри Хәбриев белән тапшыру ике өлештән тора. Аның беренчесе бүген чыкса, икенчесе киләсе атна башында чыгачак.

«Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.


news_right_1
news_right_2
news_bot