news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гадел әңгәмә» тапшыруында Алсу Абульханова катнашты

Атказанган артист иҗаты, шәхси тормышы, татар телен өйрәнүе һәм башкалар турында сөйләде.

«Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Алсу Абульханова катнашты.

Тапшыру кунагы алып баручы Гадел Әхмәтҗановка Воркута шәһәрендәге балачагы, татар теленә карата мәхәббәте, иҗаты, дуэтлары, кешеләрнең энергетикасы һәм башкалар турында сөйләде.

«Гадел әңгәмә» тапшыруыннан

Фото: © Рамил Гали

Алсу Абульханованың сәхнәдән егылганы бар? 10 яшьлек вакытта аңа булачак ире «Мин сиңа өйләнәчәкмен», - дигән? Үзе турында гайбәт сөйләүчеләргә ул ничек җавап бирә? Бу һәм башка сорауларга җаваплар – «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Гадәттә, мәгълүмат чаралары җырчының фамилиясен «Әбелханова» дип яза. Артист сүзләренчә, болай язу дөреслеккә туры килми. Җырчы әйтүенчә, аның чын фамилиясе – Абульханова. «Документлар, бөтен архивлар буенча әти-бабайларым Абульханов», – диде җырчы үзе. 

  • Алсу Абульханова белән яңа чыгарылышны «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100