news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гадел әңгәмә» Рамазан аена багышланган махсус чыгарылыш тәкъдим итте

Тапшыруда Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Рамазан ае турындагы иң актуаль сорауларга җавап бирде.

«Гадел әңгәмә» Рамазан аена багышланган махсус чыгарылыш тәкъдим итте
"Гадел әңгәмә"

Бүген «Гадел әңгәмә» тапшыруының Рамазан аена багышланган махсус чыгарылышы чыкты. Уразага кагылышлы иң актуаль сорауларга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде. 

Хәзрәт Гадел Әхмәтҗановка кемнәрнең ураза тотарга тиешлеге, нәрсәнең ураза бозуы, сәдакалар, Кадер кичәсе, мәкрүһ гамәлләр һәм башка бик күп темалар турында сөйләде. Әлеге чыгарылыш башкаларыннан аерым бер темага багышлануы белән генә түгел, ә төрле локацияләрдә төшерелүе белән дә аерылып тора. 

  • «Гадел әңгәмә»нең Рамазан аена багышланган махсус чыгарылышын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot