Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яңа кагыйдәсе буенча хайваннарны пляжга кертмәячәкләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пляжларда үз-үзеңне тотуның яңа кагыйдәләре белән боерык проектын әзерләде. Ул ял итүчеләрнең иминлеген арттыруга юнәлдерелгән. Документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында чыкты. Нормалар 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керер һәм 2031 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булыр дип көтелә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Проект буенча пляжларга хайваннарны алып килү тыелачак. Искәрмә бары тик сукырларны йөртүче эткә генә кагыла.
«Пляжларга килүчеләргә үзләре белән пляжга хайваннарны алып килү тыела, кагыйдә бары сукырларны йөртүче этләргә генә кагылмый», - диелә документ текстында.
Шулай ук йөзү өчен каралмаган әйберләр (мәсәлән, ятаклар һәм бүрәнәләр) куллану, исерек килеш коену, махсус билгеләнгән зоналардан тыш туп уйнау һәм башка спорт күңел ачулары, шулай ук балаларны караучысыз калдыру тыела. Боерыкта бу таләпләрне бозган өчен җаваплылык каралмаган.
Пляжларны карап тоту өчен җаваплы затлар аларны кирәкле инфраструктура белән тәэмин итәргә, территориянең чисталыгын һәм сулык төбенең торышын даими тикшерергә тиеш.
«Коену зонасы чикләрен билгеләү өчен йөзеп йөрүче көнкүреш чүп-чарына охшаган предметларны (аерым алганда, шешәләр, канистрлар) буйкалар сыйфатында куллану рөхсәт ителми», - дип төгәлләштерелә проектта.
Пляжлардан тыш, документ яр буендагы башка объектларны да үз эченә ала: кичүләр (паромлылардан тыш), йөзмә күперләр, боз кичүләре, кече суднолар өчен тукталыш урыннары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз