news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле салкында иминлек кагыйдәләре хакында искәрттеләр

Искәртеп узабыз, Татарстанда 9 һәм 10 гыйнварда көчле салкыннар көтелү сәбәпле янә шторм кисәтүе игълан ителде. Республикада һава температурасы урыны белән -41 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә республика халкына һәм кунакларга ихтыяҗ булмаганда урамга чыкмаска киңәш иттеләр. Салкында өшемәс өчен, җылы һәм катлы-катлы киенегез.

Мөмкинлек булганда ерак сәфәрләргә чыкмавыгыз хәерле. Көчле салкында юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомобиль механизмнарының кинәт ватылу куркынычы арта. Машинада хәрәкәт иткәндә бер полосадан икенчесенә чыкмагыз, алда барган машинаны узарга тырышмагыз, шулай ук кисәк тормозга басмагыз.

Әгәр бик нык туңсагыз шунда ук җылынырга, җылы бүлмәдә бер-ике сәгать утырырга һәм тамак ялгарга кирәк. Өшегән очракта шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез. Әгәр мондый мөмкинлек булмаса, зыян күрүчегә хәл кадәренчә ярдәм күрсәтергә: киемнәрен алыштырырга һәм җылы җәймә, юрган белән урарга кирәк.

Шуннан соң аны 40-42 градус температурадагы җылы суда җылытыгыз. Әгәр йөзе яки колаклары өшесә, йомшак сөлге белән җылы компресс куегыз. Шуннан соң тән тиресе алсу төскә кергәч, корытыгыз һәм өшегән урынны урагыз. Шулай ук, алкогольдән тыш, теләсә нинди җылы эчемлек эчәргә кирәк. Авыртуны баса торган дарулар да кабул итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100