Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында кар астында калган машинаны чыгару тәртибен аңлаттылар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында кар астында батып калган машинаны казып чыгару тәртибе турында сөйләделәр. Бу хакта ТАСС яза.
Иң беренче чиратта төтен торбасын, ә аннары машина кузгалып китәргә тиешле юнәлештә тәгәрмәчләр алдын чистартырга кирәк. Шулай ук машинаның ян-якларын һәм астын кардан чистартырга, шуннан соң бамперның аскы өлешен һәм машинаның төбен казып чыгарырга, ә аннары алгы пыяланы һәм көзгеләрне чистартырга кирәк. Түбәндәге карны иң соңгы чиратта алып атарга киңәш ителә.
Әгәр машина урыныннан кузгалмый икән, белгечләр алгы тәгәрмәчләр әйләнә алырлык итеп алдында 30-50 сантиметрлы «кесә» казырга кирәк. Тәгәрмәчләр җиргә яхшырак ябышсын әчен протекторлар астына, мәсәлән, келәм, картон яки агач ботаклары җәяргә була. Шуннан соң алга-артка селкенү ысулы белән кузгалып китәргә кирәк. Газ педаленә кинәт каты итеп басмаска киңәш ителә.
«Бу булышмаса, ярдәмгә кешеләр чакырырга кирәк. Этеп, трос белән тартып чыгарырга яки белгечләр чакырырга була», - диделәр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз